Онлайн трансляция

Свернуть

Конституция аксакаллары "алтын елларны" ничек искә ала да, яңа буын белгечләр документта ниләр күрә? | Адымнар

Конституция аксакаллары "алтын елларны" ничек искә ала да, яңа буын белгечләр документта ниләр күрә? | Адымнар

https://tnv.ru

10 Ноябрь 2025, 16:52

1992нче елның 6нчы ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителгән. Рөстәм Миңнехановның дәүләт бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгатендә шундый юллар бар. "Конституция безнең күңелләрдә ватанпәрвәрлек, тарихыбыз һәм мәдәниятебез өчен горурлык хисләре, дәүләт символларына, олы мирасыбызга ихтирам тәрбияли, бердәмлегебезне ныгыта".

Документ кабул ителгәннән соң 33 ел узган - 2 буын үсеп җиткән. Алар Конституция биргән мөмкинлекләр белән яшәүчеләр. Ә бу инде Татарстанның үсеш күрсәткечләре һәм тоткан урынында, абруенда чагыла.

Әгәр дә сәяси яктан карасак, Конституция катлаулы чорда - Советлар Союзы таркалганнан соң, Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү мөмкинлеген бирә. Халыкларның федерализм шартларында үзбилгеләнүе өчен шартлар булдыра. Монда иң мөһиме шул, Конституция - халыкчан документ булган. Чөнки халыкның йөрәгеннән чыкканны халык өчен язалар. Бәлки бүгенге көн күзлегеннән караганда, кемдер аны "вакытлы күренеш иде", дияр. Әмма Респубика - анда салынган нигезләр һәм асыллар белән яши, үсешен тәэмин итә, федерализм нигезләрен саклау өчен - төбәк буларак вәкаләтләре өчен көрәшә һәм тавышын ишеттерә.

Гөлназ Сәйфетдинова бу атнада телевидение фондында эзләнде. Конституция аксакаллары "алтын елларны" ничек искә ала да, яңа буын белгечләр документта ниләр күрә?

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар