https://tnv.ru
10 Ноябрь 2025, 17:11
9
0

Атна уртасыннан республикада салкынайта. Чәршәмбе көнне төнлә карлы яңгыр фаразлыйлар. Кичке температуралар 4 градуска кадәр төшәчәк. Көндез минус 2 - плюс 3 тирәсе. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.
Дәүләт автоинспекциясендә җәйге көпчәкләрне алыштырырга өлгермәгән машина йөртүчеләрне ашыгырга өндиләр. Гомумән алганда, климатологлар кышның соңарып килүен әйтә. Кар да соңрак явачак. Ноябрь буена һава температурасы нормадан югары була.
Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.
Фото: Скриншот ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0