https://tnv.ru
11 Ноябрь 2025, 13:10
7
0

Кичә Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул иң борынгы һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Тарихы 1715нче елларга барып тоташа. Республиканың хокук сакчыларын Татарстан Рәисе котлады.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, безнең хезмәткәрләргә югары осталык, җаваплылык һәм бурычларына тугры калу хас. Бәйрәм уңаеннан Казанның Киров районы милиция бүлегенең беренче җитәкчесе Петр ЖабурОвский истәлегенә хәтер тактасы да ачылды. Аны - ул эшләгән бина диварына урнаштырганнар. Тантаналардан - Рүзәл Шәрипов репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0