Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлыларга милеккә салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәклеген искә төшерделәр

Татарстанлыларга милеккә салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәклеген искә төшерделәр

https://tnv.ru

11 Ноябрь 2025, 14:42

128

0

Татарстанлыларга милеккә салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәклеген искә төшерделәр

Казанлылар физик затлар милкенә салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә тиеш. Шәһәр мэриясе сайтында язылганча, узган елны башкала халкы 4 миллиард 709 миллион сум күләмендә салым түләгән.

Салымнарны түбәндәге берничә ысул белән: «Салым түләүченең шәхси кабинеты»нда (Федераль салым хезмәте сайтында), «Физик зат салымнары» мобиль кушымтасы аша, «Салымнар һәм пошлиналар түләү» хезмәте ярдәмендә (Федераль салым хезмәте сайтында), Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре порталында, банкларда һәм почта бүлекчәләрендә түләргә мөмкин.

Моннан тыш, салым органы сайтында «Башка зат өчен түләргә телим» хезмәте ярдәмендә башка кеше өчен дә салым түләргә була. Моның өчен салым түләүченең, мәсәлән, әти-әниләрнең, яки башка якын кешеләрнең һәм алар өчен түли торган затның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, салым түләүченең идентификация номеры кертелергә тиеш.

1 ноябрьгә кадәр хәбәрнамә алмаган салым түләүчеләргә салым органына шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук мәгълүматны салым түләүченең шәхси кабинеты аша яки интернет буенча «Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә» хезмәтен кулланып җибәрергә була.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар