Татарстан Югары суды Ирина Шевыревага һөҗүм итүдә гаепләнүче Рафис Солтановның сак астына алынуын законлы дип таныды
https://tnv.ru
11 Ноябрь 2025, 17:11
3
0

Бүген Татарстан Югары суды Рафис Солтановның сак астына алынуын законлы дип таныды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының элеккеге хезмәткәре, Казан бизнесмены хатыны Ирина Шевыревага һөҗүм итүдә гаепләнә.
Бүгенге утырышта ул гаебен танып, үкенүен белдерде. Кылган гамәле өчен акча алып, чит илгә качарга планлаштыруын кире кага.
Исегезгә төшерәбез, тикшерүчеләр фаразы буенча, 14нче октябрьдә Рафис Солтанов Казанның 94нче гимназиясе янында Ирина Шевыревага пычак белән ташланган. Хатын-кыз хастаханәгә эләгә, ә Солтанов - Таҗикстанга качып киткән. Аны анда тотып, Казандагы тикшерү изоляторына кайтаралар. Бүген Югары судта «Волга-Автодор»ның иминлек хезмәте җитәкчесе Андрей Черкасинны кулга алуны да законлы дип таптылар. Ул һөҗүмне оештыру кураторы санала. СИЗОда 14нче декабрьгә кадәр булачак. Хәзер изоляторда - зыян күргән хатын-кызның каенатасы Станислав Шевырев белән “Волга Автодор” оешмасының тагын берничә хезмәткәре кала.
Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә карый аласыз.
Фото: скриншот ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0