Онлайн трансляция

Свернуть

"Царёво-Сити"да ТКХ өчен арттырып җыйган түләүләр буенча җинаять эше кузгатылды

"Царёво-Сити"да ТКХ өчен арттырып җыйган түләүләр буенча җинаять эше кузгатылды

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2025, 11:00

4

0

"Царёво-Сити"да ТКХ өчен арттырып җыйган түләүләр буенча җинаять эше кузгатылды

Питрәч районының "Царево-Сити" торак комплексындагы идарәче оешма - халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен акчаны уртача 4 тапкырга арттырып җыйган. Бу - Прокуратура тикшерә башлагач раслана. 

Шулай ук, монда тагын берничә хилафлык табыла. Халык белән төзелгән килешүгә өстәмә документ барлыгы ачыклана. Ә идарәче оешманы сайлап алу өчен районда гомумән конкурс та уздырып тормаганнар. Әлеге хәл эзеннән мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү хәзер дә дәвам итә. Тагын кемнәрнең эшчәнлегендә шикләнәләр? 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар