Онлайн трансляция

Свернуть

1 гыйнвардан Татарстанда бюджет хезмәткәрләренең окладлары артачак

1 гыйнвардан Татарстанда бюджет хезмәткәрләренең окладлары артачак

https://tnv.ru

26 Ноябрь 2025, 14:38

10

0

1 гыйнвардан Татарстанда бюджет хезмәткәрләренең окладлары артачак
Татарстанда бюджет өлкәсенең аерым оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакы 2026 елның 1 гыйнварыннан 10% ка артачак. Карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документта күрсәтелгәнчә, бердәм тариф челтәренә эләкмәгән бюджет оешмалары җитәкчеләренең, белгечләренең һәм хезмәткәрләренең айлык окладларын арттырачаклар.

Хезмәт хаклары күләмен исәпләү өчен структур бүлекчә җитәкчесе сәркатибе оклады файдаланыла. Индексациядән соң ул 16 928 сум тәшкил итәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар