Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда "Татарстанның йолдызсыз Геройлары" дигән китап дөнья күрде

Казанда "Татарстанның йолдызсыз Геройлары" дигән китап дөнья күрде

https://tnv.ru

27 Ноябрь 2025, 11:34

5

0

Казанда "Татарстанның йолдызсыз Геройлары" дигән китап дөнья күрде

Казанда "Татарстанның йолдызсыз Геройлары" дигән китап дөнья күрде. Ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, ләкин бу дәрәҗәле бүләкне ала алмаган якташларыбыз турында. 

Моңа кадәр яшерен документлар буенча, андыйлар - 300 кеше булган дип исәпләнә. Әлеге мәгълүматны табу өчен «Хәрби дан клубы» берлеге вәкилләре архивларда эшләгән. Җыентыкны бастырырга Президентның мәдәни инициативалар Фонды булышкан. 

Лебедковларның әтиләре - Гавриил Никифорович Бөек Ватан сугышы елларында Кавказны саклаган, Кырымны азат итүдә, Кёнигсбергны штурмлауда катнашкан. Сугыштан Кызыл байрак ордены белән кайта. Аның Алтын йолдызга тәкъдим ителүе күптән түгел билгеле булган. Яңа китап 400 данәдә бастырылган. Аны Республика районнарының китапханәләренә һәм геройларның туганнарына таратачаклар.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар