Онлайн трансляция

Свернуть

Билгесез затлар Казан лицееның чатын ватып, укучыларга янаган

Билгесез затлар Казан лицееның чатын ватып, укучыларга янаган

https://tnv.ru

28 Ноябрь 2025, 10:32

6

0

Билгесез затлар Казан лицееның чатын ватып, укучыларга янаган
Кичә Казанның "Салават күпере" торак комплексындагы 182 нче лицей чатын бозганнар. Билгесез кешеләр чатның исемен үзгәрткәннәр һәм мәктәптә бәрелеш оештырырга вәгъдә иткәннәр, дип хәбәр итә Kazanfirst.

Басма мәгълүматлары буенча, чатны оператив рәвештә ябканнар һәм язмаларны бетергәннәр. Укучыларның ата-аналары сүзләренчә, балаларны эвакуацияләү үткәрелмәгән.

Лицей администрациясе барысын да коткыга бирелмәскә сорады. Шулай ук ата-аналар полициягә гариза язган дип хәбәр ителә.



Фото: freepik.com, kazanfirst.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар