https://tnv.ru
28 Ноябрь 2025, 14:27
8
0

Кызыл Армиядә хезмәт иткән егетнең язмышын 80 елдан соң ачыклыйлар. Чиләбе өлкәсе студентлары ТАССРда туган совет солдатының медальонын тапкан. Кәгазе яхшы саклана, исем-фамилиясен дә укый алганнар. Медальон Гыйззәтулла Хәмидуллинныкы була.
Ул 1909 нчы елда туган, дистәләгән еллар дәвамында хәбәрсез югалган дип санала. Эзтабарлар тарих эзеннән Актаныш районына барып җиткән. Архивларны өйрәнгәч, солдат андагы Пучы авылыннан булырга мөмкин, дип фаразлыйлар. Луиза Сафуанова шул авылда юл тотты.
Бүлешергә
Комментарии 0