https://tnv.ru
05 Декабрь 2025, 11:05
2
0

Республикада инвалидлар ункөнлеге бара. Алабугада шул уңайдан «Игелек марафоны» уздырдылар. Анда физик мөмкинлеге чикле балалар өчен 2 миллион 300 мең сум акча җыелган.
Мондый эш 11 ел дәвамында алып барыла. Сәламәтлегендә тайпылышлар булган малай-кызларга кыйммәтле дарулар һәм тернәкләнү җиһазлары алып бирәләр. Алабуга районында 5 меңнән артык физик мөмкинлеге чикле кеше яши, шуларның 455е - балалар.
Хыялларының ничек тормышка ашуы турында Луиза Сафуанова сөйли.
Бүлешергә
Комментарии 0