https://tnv.ru
09 Декабрь 2025, 17:12
3
0
Татарстан халкын узган атнада Яшел Үзәндә 9 яшьлек кызны эт талау очрагы тетрәндергән иде. Бала авыр хәлдә - табиблар кулында. Бу - бер ел эчендә икенче фаҗига. Узган ел ноябрьдә Самосыр бистәсендә этләр Жанна Хөсәенованы талап үтерде.
Әлеге очрак буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Бүген Казанның Совет районы судында - Жанна Хөсәенова үлеме буенча шаһитлардан сорау алдылар. Утырышта аның 2 күршесе - вакыйганың ничек килеп чыкканы турында сөйләде. Ул көнне эшләгән хокук сакчыларының фикерләрен дә тыңладылар. Теманы Рүзәл Шәрипов дәвам итә.

Бүлешергә
Комментарии 0