https://tnv.ru
11 Декабрь 2025, 16:34
4
0

Сулыклар ныклап боз белән капланырга өлгермәде, күл өсләрендә инде балыкчылар күренә башлады. Видеода ике ир-атның Комсомольское күлендә кармак салып утыруы күренә.
Ләкин боз әлегә юка ди белгечләр. Аннан кеше йөри алсын өчен, ул кимендә 7 сантиметр булырга тиеш. Моның өчен бер атна дәвамында температураның -15 градустан да югарырак күтәрелмәве зарур.
Хәзер республика сулыкларын көн саен коткаручылар күзәтә. Исегезгә төшерәбез, узган ел боз астына төшеп китеп, ике балыкчының гомере өзелде. Алар Актаныш һәм Түбән Кама районнарыннан. 8 кешене коткарып кала алганнар.

Бүлешергә
Комментарии 0