Онлайн трансляция

Свернуть

1200 җинаять, 348 миллион зыян: Татарстанда ришвәтчелек арта | Адымнар

1200 җинаять, 348 миллион зыян: Татарстанда ришвәтчелек арта | Адымнар

https://tnv.ru

15 Декабрь 2025, 14:52

4

0

1200 җинаять, 348 миллион зыян: Татарстанда ришвәтчелек арта | Адымнар
Быел Татарстанда ришвәтчелек белән бәйле 1 200 җинаят теркәлгән. Игътибар итегез, бу узган елгыдан 23%ка артык. Ришвәт гаугалары ел буе көн кадагыннан төшмәде һәм җәмгыятне дер селкетеп торды.
Шушы җинаятләр буенча 348 миллион сумлык зыян килгән, дип санап чыгарганнар. Әмма гаепле затлар 16 миллионын гына үз теләге белән кире кайтарган. Калганнарының эше я судта карала, я утырттылар инде. Гаеплеләрнең 800 миллион сумлык милкенә арест салынган.

Әлеге анализны бу атнада Республиканың ришвәтчелек белән көрәш буенча “Алма - бирмә” форумында җиткерделәр һәм аны “яман шеш” белән чагыштырдылар.

Коррупция җәмгыятнең нигезенә шулкадәр нык үтеп кергән ки, ул бүген фәнни яктан өйрәнелә. Шундый белгчләрнең берсе, галим Флер Баһаветдинов. 300дән артык фәнни хезмәт авторы. Ул ришвәтчелеккә төрле яссылыктан карый ала торган юрист. Чөнки заманында Президент хакимиятендә дәүләт хезмәткәрләре Департаментын җитәкләгән, Казан белән Әлмәт прокурорлары, тикшерүче булган, Конституция суды хөкемдары. Прокурорлар өчен “өстәл китабы” язган шәхес. Алия Сабирова аның белән әңгәмә корды һәм ни өчен кешелек коррупциядән котыла алмавын сорады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар