https://tnv.ru
19 Декабрь 2025, 14:57
357
0

Туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путин "Татар-информ" хәбәрчесенең Ислам дөньясы өчен актуаль булган көн тәртибендәге Татарстанның әһәмияте турындагы соравына җавап бирде.
"Ислам дөньясы бик төрле – христиан дөньясы кебек үк. Ләкин мин ышанам, Татарстан үрнәге югары дәрәҗәдә уңай", - дип белдерде Путин.
РФ Президенты сүзләренчә, аның ислам илләрендәге күп кенә коллегалары Татарстанда төрле милләт һәм дин кешеләренең бергә яшәвенең уңай тәҗрибәсенә игътибар итәләр.
Татарстан башкаласының Ислам хезмәттәшлеге оешмасы линиясе буенча чаралар үткәрү үзәге итеп сайлануы очраклы түгел", – дип ассызыклады Владимир Путин.
Хәзерге вакытта туры эфир бара. Соңгы елларның традициясе буенча, очрашу берләшкән форматта узача: матбугат конференциясе һәм гражданнарның сорауларына җавап бирү.

Бүлешергә
Комментарии 0