Онлайн трансляция

Свернуть

Путин 2026 елда "KazanForum"га киләме? Президент үзе җавап бирде

Путин 2026 елда "KazanForum"га киләме? Президент үзе җавап бирде

https://tnv.ru

19 Декабрь 2025, 15:26

52

0

Путин 2026 елда "KazanForum"га киләме? Президент үзе җавап бирде
Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында "Татар-информ" журналистының 2026 елда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына шәхсән килергә җыенамы дигән соравына җавап бирде.

"Без, бер үк кешеләрне җыймас өчен, хезмәттәшләр арасында бүлдек - мин, гадәттә, Ерак Көнчыгыш форумына, Санкт-Петербург форумына барам, Хөкүмәт Рәисе Сочида шундый ук форумга бара", — диде дәүләт башлыгы.

"Шуңа да карамастан, бу форум — бик мөһим. Әлбәттә, без аны хуплаячакбыз, чөнки бу безне гарәп дөньясында, гомумән ислам дөньясында дусларыбыз һәм союздашларыбыз белән бәйләүче тагын бер җеп һәм, арттыруларсыз, Глобаль Көньяк белән бәйли", — диде Путин.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар