Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда энергетикларны сатуны чикләячәкләр

Татарстанда энергетикларны сатуны чикләячәкләр

https://tnv.ru

24 Декабрь 2025, 13:54

6

0

Татарстанда энергетикларны сатуны чикләячәкләр
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 17 нче утырышында энергетикларны да кертеп, алкогольсез тонизацияли торган эчемлекләр сатуны чикләү турындагы закон проектын хуплады.

Проект нигезендә, энергетикларны мәктәпләрдә, хастаханәләрдә, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә сатарга ярамый. Шулай ук чикләүләр масссакүләм чаралар вакытында кешеләрнең күпләп җыелу урыннарына кагылачак.

"Без эшмәкәрләрнең хокукларын түгел, ә бу эчемлекләрне сатуны чиклибез", - дип депутат Артур Абдулҗанов сүзләрен китерә "Татар-информ".

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар