https://tnv.ru
26 Декабрь 2025, 10:30
13
0

Татарстанның Нурлат районында килеп чыккан коточкыч үтерүнең сәбәпләрен тикшерү дәвам итә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗигале хәлгә көнчелек этәргеч булган.
46 яшьлек хатын 52 яшьлек танышы йортына кунакка килә. Тыныч кына башланган кич, кызганыч, фаҗига белән төгәлләнә: ике хатын арасында тавыш чыгып, нәтиҗәдә кунак башына таба белән сугып үтерелә. Ул хастаханәдә ике көннән соң вафат була.
Хуҗабикәгә карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү органнары судка аның өчен чикләү чарасы билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәчәк, хәзерге вакытта барлык кирәкле тикшерүләр һәм сораштырулар уза.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0