https://tnv.ru
29 Декабрь 2025, 17:24
18
0

Татарстан өчен ел чагыштырмача катлаулы иде, шул ук вакытта җаваплы да. Төп сәяси вакыйгасы - зур ышаныч күрсәтеп, Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановны яңа срокка сайлау. Россия җәмәгатьчелеге һәм барчабыз өчен мөһим дата - Җиңүнең 80 еллыгы. Татарстанда Ватанны саклаучы елы. Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел институты 2025нче елның төп сүзе дип - җиңү сүзен атады. Россиянең Пушкин институты да шул ук сүзен сайлап алган. Ул ел шигаре белән аваздаш һәм СВО зонасында егетләребезнең көндәлек хәрби хезмәтен, каһарманлыгын чагылдыра. Мәдәнияттә - Галиәсгар Камал театрының яңа бинасы ачылу һәм театрлардагы үзгәреш, яңалыклар.
Елның һәр вакыйгасын искә алып булмас, Гөлназ Сәйфетдинова белән Рузәл Шәрипов иң күренеклеләрен сайлап алды.
Бүлешергә
Комментарии 0