https://tnv.ru
03 Январь 2026, 20:30
6
0

Татарстанда 2025/2026 елгы кышкы сезонга юлларны тәртиптә тоту буенча яңартылган «Буран» планы расланды. Аның максаты — бураннар һәм бозлавык шартларында да республика трассаларында өзлексез хәрәкәтне тәэмин итү.
Кышкы эшләргә 1 125 берәмлек махсус техника әзер. Шуларның 345е — ком-тоз катнашмасы сибүче машиналар, ә 59ы — карны тиз арада чыгару өчен автосамосваллар.
Бозлавыкка каршы материаллар да җитәрлек күләмдә әзерләнгән: төбәк юллары өчен якынча 350 мең тонна реагент запасы тупланган.
Трассалардагы һава торышын тәүлек буе 83 метеостанция күзәтә: 44е — федераль, 39ы — төбәк юлларында. Барлык станцияләр дә тикшерелгән.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин җаваплы хезмәтләрдән өзлексез тикшерү алып баруны һәм һава торышы начарайган очракта эш режимын тиз арада көчәйтергә әзер булуны таләп итте.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0