Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда парковка өчен тыелган урыннарда калдырылган автомобильләрне алып китәләр

Казанда парковка өчен тыелган урыннарда калдырылган автомобильләрне алып китәләр

https://tnv.ru

07 Январь 2026, 18:17

0

0

Казанда парковка өчен тыелган урыннарда калдырылган автомобильләрне алып китәләр
Казанда парковка өчен тыелган урыннарда – «Тукталыш һәм транспорт чарасын куеп калдыру тыела» билгесе янында калдырылган автомобильләрне эвакуацияләү буенча рейдлар дәвам итә.

Мондый автомобильләр урам-юл челтәрен кардан чистарту белән шөгыльләнә торган махсус техника эшенә комачаулый. Юл кырыенда калдырылган зур йөк машиналары һәм ак автобуслар хәлне аеруча катлауландыра, дип язылган шәһәр мэриясе сайтында.

Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, автомобильләрне эвакуацияләү кисәтү ясау буенча соңгы чара булып тора, ләкин урамнарны сыйфатлы итеп җыештыру өчен бу кирәкле гамәл санала.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар