Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда яшәүче 19 яшьлек Валентина Подгородовага ярдәм кирәк!

Казанда яшәүче 19 яшьлек Валентина Подгородовага ярдәм кирәк!

https://tnv.ru

12 Январь 2026, 09:37

8

0

Казанда яшәүче 19 яшьлек Валентина Подгородовага ярдәм кирәк!
Безнең алдагы репортажыбыз кеше кайгысына битараф булмаган тамашачыларыбыз игътибарына. Казанда яшәүче 19 яшьлек Валентина Подгородовага ярдәм кирәк. Ул 1нче типтагы шикәр чиреннән интегә.

Ике тапкыр комага киткәне бар. Куллары эшләми башлый. Валентинаның кан тамырына махсус помпа куярга кирәк. Ул инсулинны тиз арада салырга ярдәм итәчәк. Җайланма 362 мең сум тора. Акчаның күп өлеше җыелган инде. Гаиләгә " Ак барс-Созидание" хәйрия фонды ярдәм итә. Тамчыдан күл җыела, ди халкыбыз. Динә Нәҗметдинова материалын карыйк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар