https://tnv.ru
12 Январь 2026, 12:40
44
0

Яңа елның беренче атнасында гына Татарстанда айлык норма карның 61 проценты яуган. Кайбер юлларны ялларда дулаган бураннан соң тәртипкә китереп өлгермәделәр, кичә янәдән ишеп-ишеп кар яуды. Шуңа шәһәр хезмәтләре тәүлек әйләнәсе эшләвен дәвам итә. Әмма күпчелек ишегалларында хәл әле дә киеренке.
Юлда - кар боткасы, халык машиналарын казып чыгарып бетерә алмый, йортлар арасында урыны белән ике полосалы юлның берсеннән генә хәрәкәтләнергә була. Казан урамнарындагы хәлне Рүзәл Шәрипов күреп кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0