Онлайн трансляция

Свернуть

Юлларда үлем арта: ни өчен Татарстан аяныч статистиканы туктата алмый?

Юлларда үлем арта: ни өчен Татарстан аяныч статистиканы туктата алмый?

https://tnv.ru

28 Январь 2026, 14:00

76

0

Юлларда үлем арта: ни өчен Татарстан аяныч статистиканы туктата алмый?
Республика юлларында ел башыннан 26 кешенең гомере өзелгән. Көн саен аварияләрдә бер татарстанлы һәлак була дигән сүз. Узган ел белән чагыштырсак, үлем очраклары 25%ка арткан.

Шушындый тискәре вәзгыятьне Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә анализладылар. Ярамаган җирдә машиналарны узарга чыгучылар, рульгә исерек килеш утыручылар, каеш эләктереп йөрмәүчеләр - аеруча борчуга сала. Бер рәхәтнең бер михнәте дигәндәй, юллар норматив таләпләргә күбрәк туры килгән саен, аварияләр саны арта. Ни өчен Татарстан икенче ел рәттән аяныч һәлакәтләрне киметә алмый? Рүзәл Шәрипов репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар