Онлайн трансляция

Свернуть

Киберһөҗүмнәр нигә арта, ә кайбер авылларда интернет һаман юк?

Киберһөҗүмнәр нигә арта, ә кайбер авылларда интернет һаман юк?

https://tnv.ru

30 Январь 2026, 17:48

0

0

Киберһөҗүмнәр нигә арта, ә кайбер авылларда интернет һаман юк?
Татарстанда дәүләт сайтларына киберһөҗүмнәр 2 тапкыр арткан. Узган ел алар миллион ярым тапкыр ясала. Бу хакта бүген Татарстанның дәүләт идарәсен цифралы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә хәбәр иттеләр.

Анда 2030нчы елга кадәр республикадагы һәр тармакта ясалма акыл мөмкинлекләрен куллану максат итеп куелды. Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов кечкенә һәм бик еракта урнашкан авылларга да интернет кертү эшен көчәйтергә кушты. Бушлай вай-фай нокталарын тагын кайларда булдырачаклар? Нинди авылларда почта һаман да бердәнбер элемтә чарасы булып кала бирә? Теманы Инзилә Хөсәенова дәвам итә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар