Онлайн трансляция

Свернуть

Мамадышта авариядә ике айлый бала һәлак булды - нәрсә билгеле?

Мамадышта авариядә ике айлый бала һәлак булды - нәрсә билгеле?

https://tnv.ru

03 Февраль 2026, 17:50

110

0

Мамадышта авариядә ике айлый бала һәлак булды - нәрсә билгеле?
Кичә Мамадыш районында килеп чыккан юл һәлакәтендә 2 айлык сабыйның гомере өзелгән. Коточкыч авария иртән Мәскәү-Уфа трассасында Түбән Яке авылы тирәсендә була.

Беренчел фаразлар буенча, Рено автомобилен йөртүче идарәне югалтып, юл читендә торган йөк машинасына бәрелә. Аның шофёры инспекторларга транспортын кардан чистарту өчен туктавын әйткән. Җиңел автомобильнең пассажиры - ике айлык кыз-бала һәлак булган. Ул махсус утыргычта утырган.

Машина белән әтисе идарә иткән, салонда шулай ук әнисе дә була. Быелның беренче аенда гына - республикадагы аварияләрдә 30 татарстанлы үлә. 238 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.

Фото: ГАИ РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар