Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзәндә түбә ишелгән: бер хатын-кыз хастаханәгә озатылган

Яшел Үзәндә түбә ишелгән: бер хатын-кыз хастаханәгә озатылган

https://tnv.ru

18 Февраль 2026, 12:23

212

0

Яшел Үзәндә түбә ишелгән: бер хатын-кыз хастаханәгә озатылган
Бүген Яшел Үзәндә Машина төзүчеләр урамындагы “Магнит” тарату үзәгенең бер корпусында түбәнең бер өлеше ишелгән. Җимерелү мәйданы якынча 100 квадрат метр тәшкил итә.

Вакыйга нәтиҗәсендә бер хатын-кыз зыян күргән. Аны район үзәк хастаханәсенә китергәннәр. Хәзерге вакытта җимерекләрне сүтү эшләре бара. Урынга шәһәр мэры, прокурор һәм барлык ашыгыч хезмәтләр килгән.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, вакыйга урынына 82 кешедән торган янгын-саклау һәм коткару бүлекчәләре, шулай ук 27 берәмлек техника җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, кичә генә Казанның Гвардия урамындагы 40нчы йортта да түбә өлешчә ишелгән иде.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар