Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда салкын төн көтелә: -29 градуска кадәр суыта, иртән — томан һәм бозлавык

Татарстанда салкын төн көтелә: -29 градуска кадәр суыта, иртән — томан һәм бозлавык

https://tnv.ru

18 Февраль 2026, 17:58

8

0

Татарстанда салкын төн көтелә: -29 градуска кадәр суыта, иртән — томан һәм бозлавык
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 19 февраль, пәнҗешәмбе көнне республикада аномаль суыклар томан белән кушылып күзәтеләчәк. Җил төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан 12 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез явым-төшем көтелми, әмма төнлә һава температурасы төбәк буенча -20…-25 градуска кадәр төшәчәк, аязганда исә -29 градуска кадәр суыту ихтимал. Иртә белән томан төшәргә, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Казанда төнлә -21…-23 градус (аязганда -25 кә кадәр), ә көндез -9…-11 градуска кадәр җылытачак.

Фото: сгенерировано ИИ




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар