https://tnv.ru
24 Февраль 2026, 14:55
5
0

Атна тарихка бер-бер артлы ишелгән түбәләре белән керә. Моңарчы булмаган хәл, Республикада кар авырлыгын чыдата алмыйча 7 түбә җимерелеп төште. Күп өлеше Казанда! 3се - йортныкы, 3се - социаль объектлар, берсе - сәүдә үзәге. Бу - бердән, кеше гомерләрен куркыныч астына кую. Яшел Үзәндә хатын-кыз хәрәбә астында калып, хастаханәгә эләкте. Икенчедән, матди чыгым. Кайбер йортларда торбаларга зыян килеп, фатирларны су басты.
Тиздән көннәр җылыта, кар тагын да тыгызланачак. Ә туктамаган буран кар катламын арттыра гына. Хәзер көрәлмәгән түбәләрдә КАР квадрат метрга 600 кг басым ясый.
Рөстәм Миңнеханов атна башында ук - җаваплы хезмәтләргә кардан чистарту эшен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. ”Килеп туган вәзгыятне Прокуратура җентекләп күзәтә, закон бозучылар үз җәзасын алачак", дигән иде Рәис. Прокуратура чыннан да, түбәләр ишелгән көнне үк гаеплеләрне ачыклый башлады. Бүгенгә инде беренче нәтиҗәсе бар. Инзилә Хөсәенова ни өчен бу хәлләрнең нәк быел күзәтелүен анализлады.

Бүлешергә
Комментарии 0