Онлайн трансляция

Свернуть

Батырлар җыелган җирдә. Татарстан Ватанны саклаучы көнен билгеләп үтте | Адымнар

Батырлар җыелган җирдә. Татарстан Ватанны саклаучы көнен билгеләп үтте | Адымнар

https://tnv.ru

24 Февраль 2026, 16:05

4

0

Батырлар җыелган җирдә. Татарстан Ватанны саклаучы көнен билгеләп үтте | Адымнар
Дүшәмбе илдә - Ватанны саклаучылар көне. Балачактан - ул Әтиләр бәйрәме, егетләре һәм уллары армиядәге эниләр-кызлар өчен солдатлар көне булса, соңгы берничә елда СВО шаукымы кагылган һәр гаилә өчен 23 февраль - аерым мәгнәгә ия. "Татарстан төрле чорларда Ватан азатлыгы өчен көрәшкән, фронтта да, тылда да фидакәрлек күрсәткән, кыюлык үрнәге булган каһарманнары белән дан тота", дигән Рәис үз мөрәҗәгатендә.

Татарстанда - Ватан Геройлары исемлегендә 439 кеше бар. 353е - Советлар Союзы герое, 51 якташыбыз - Дан орденының тулы кавалеры, 35 Россия Герое. 17 ир-егеткә Кызыл йолдыз махсус хәрби операция барышында бирелде. Үз хезмәте, батыр гамәлләре, фидакарь эше белән үрнәк булып торучылар бу атнада Казанда - Республика тантанасында катнашты. Андыйларга ил таяна, ди халык. Көчле рухлылар һәм алар өчен әзерләнгән бәйрәмнән Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар