Онлайн трансляция

Свернуть

50 миллион: Татарстанда балтырганга каршы көрәшкә финанслауны ике тапкыр арттырдылар

50 миллион: Татарстанда балтырганга каршы көрәшкә финанслауны ике тапкыр арттырдылар

https://tnv.ru

25 Февраль 2026, 14:29

6

0

50 миллион: Татарстанда балтырганга каршы көрәшкә финанслауны ике тапкыр арттырдылар
Татарстанда Сосновский балтырганын юк итүгә финанслауны ике тапкыр арттырдылар. Республиканың 2026 ел бюджеты проектында моңа 50 млн сум каралган — бу 2025 елдагыдан ике тапкыр күбрәк. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Акча муниципаль районнарга һәм шәһәрләргә субсидия рәвешендә җибәреләчәк. Ул муниципаль милектәге җирләрдә агулы үсемлек белән көрәшүгә тотылачак.

Сосновский балтырганы — тиредә пешү китереп чыгара торган куркыныч чүп үләне. Ул республика территориясендә актив тарала, һәм хакимиятләр аның үсешен тоткарларга ниятли.

Искәртик, 2026 елның 1 мартыннан РФда җир участогы булган һәркем — хуҗалар, арендага алучылар һәм инфраструктура өчен җир кулланучылар балтырган белән көрәшергә тиеш булачак, дигән карар чыгарды.



Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар