Онлайн трансляция

Свернуть

2026 елда Татарстанда 2 550 гектар мәйдан урман торгызачаклар

2026 елда Татарстанда 2 550 гектар мәйдан урман торгызачаклар

https://tnv.ru

25 Февраль 2026, 17:20

0

0

2026 елда Татарстанда 2 550 гектар мәйдан урман торгызачаклар
Татарстанда 2026 елда урманнарны торгызу эшләре 2 550 гектар мәйданны колачлаячак. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе Равиль Кузюров хәбәр иткән.

Шулай ук урман үсемлекләре орлыкларын кимендә 11,5 тонна әзерләү планлаштырыла. Урман орлыкчылыгы объектларында карап-тәрбияләү эшләре 488 гектарда үткәреләчәк.

Моннан тыш, быел техник базаны яңарту дәвам итәчәк: ведомство яңа урман утырту һәм урман янгыннарына каршы техника сатып алачак.

Эшләр «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында башкарылачак.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар