https://tnv.ru
02 Март 2026, 11:33
4
0

Бүген Яр Чаллыда республика сәнәгатен яшь кадрлар белән тәэмин итү турында сөйләштеләр. Татарстан Дәүләт Советындагы "Яңа Гасыр" депутатлар төркеменең күчмә утырышы Камазның студентлар отряды базасында үтә.
Автокаланы сайлаулары очраклы түгел. Аны төзегәндә бирегә бөтен илдән 25 мең студент килгән. Шул вакытта студент отрядлары хәрәкәтенә көчле башлангыч бирелә. Хәзер дә бу традиция заводтагы кадрлар сәясәтенең мөһим бер өлеше буларак саклана. Ә монда эшләүче студентлар аена 100 мең сумга кадәр хезмәт хакы ала.

Бүлешергә
Комментарии 0