Онлайн трансляция

Свернуть

Авыл кибетләре “кадрсыз” кала: пекарняларга, цехларга эшче табу кыеная | Адымнар

Авыл кибетләре “кадрсыз” кала: пекарняларга, цехларга эшче табу кыеная | Адымнар

https://tnv.ru

03 Март 2026, 11:38

7

0

Авыл кибетләре “кадрсыз” кала: пекарняларга, цехларга эшче табу кыеная | Адымнар
Шәһәрдәге 100 мең хезмәт хакына бүген авыл 30-50 меңе белән каршы тора алмый. Башкалада югары хезмәт хакыннан тыш - заманча эш шартлары һәм уңайлы мөмкинлекләр бар. Кадрлар мәсьәләсенең авыл җирендә никадәр кискен икәнен без - гади халыкка иң якын торган Татпотребсоюз системасындагы хәлдән күрәбез.

5 ел элек авыл кибетләрендә, пекарня, камыр цехларында эшләргә 200 кеше кирәк булса, бүген 600 җитми. Мәсьәлә 3 тапкырга диярлек кискенләшкән. Бу атнада Казанда РАЙПОларның эшчәнлеген анализладылар һәм кадрлар кытлыгы проблемасының сәбәпләрен карадылар. Тармакта эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы - Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнекеннән 26 процентка кимрәк. Моны салаларда - җитештерүне артык арттырып булмау белән бәйләп аңлаталар. Чөнки - сатып алучысы чикле һәм сатып алу мөмкинлеге аз.

Шуңа күрә кайбер җирдә хәзер сүз авыл кибетен япмау түгел, автокибетне йөртергә кеше таба алмау турында бара. Районнарда шушы шартларда эшне ничек оештыралар? Бу атнада Рузәл Шәрипов Республиканың иң көчле кулланучылар җәмгыятләренең берсе булган - Алексеевскиныкына юл тотты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар