https://tnv.ru
16 Март 2026, 16:35
5
0

Татарстанда яшүсмерләрне тәрбияләү өчен махсус программа кабул итәргә җыеналар. Аның нигезендә - балигъ булмаганнарны законсыз гамәлләр кылудан саклап калмакчылар. Әлеге бурычны бу атнада Иминлек советы утырышында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйды.
Эш шунда ки, Россия буенча үсмерләр катнашындагы җинаятьләрнең артуын инде ил җитәкчелеге таный һәм төбәкләрдә яңа алымнар эзләү, программалар - ихтыяҗ кебек кабул ителә. Узган ел Россиядә яшүсмерләр кылган җинаятләрнең 40 проценттан артыгы кешегә җитди зыян китергән. Гыйнварда Түбән Камада булган хәлне искә төшерү дә җитә. Монда бер малай мәктәпкә килеп хезмәткәрне яралады.
Хәзер Республикада 88 мең бала исәптә тора. Үсмерләр арасында профилактика эшенең ничек алып барылуы хакында - ел башыннан атна саен район башлыклары Рөстәм Миңнеханов аршында хисап тота. Бу атнада Рүзәл Шәрипов әлеге эшнең Түбән Камада ничек алып барылуын һәм Казанда начар юлга баскан малай-кызларны туры юлга ничек яраклаштыруларын күреп кайтты.

Бүлешергә
Комментарии 0