Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада фаҗига сәбәпле 3 көнлек матәм игълан ителде

Түбән Камада фаҗига сәбәпле 3 көнлек матәм игълан ителде

https://tnv.ru

01 Апрель 2026, 10:20

43

0

Түбән Камада фаҗига сәбәпле 3 көнлек матәм игълан ителде
Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендәге фаҗига сәбәпле өч көнлек матәм игълан итте. Барлык күңел ачу һәм массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды, учреждениеләр биналарында дәүләт флаглары төшерелде.

 «Бу — кайгы һәм бер-береңә терәк булу вакыты. Кайгыны һәлак булучылар гаиләләре белән бергә уртаклашабыз. Түбән Кама, без бергә», — дип язды ул телеграм-каналында.

ТАСС мәгълүматынча, «Согаз» иминият компаниясе янгында һәлак булучыларның туганнарына өчәр миллион сум түләячәк. Сәламәтлеккә килгән зыян өчен компенсация махсус таблица буенча исәпләнә.

Кичә кич МЧСның махсус борты Түбән Камадан 10 зыян күрүчене Мәскәүгә алып китте. Исегезгә төшерәбез: кичә көндез синтетик каучук заводында җиһазлар герметиклыгын югалткан, газ катнашмасы кабынып шартлау булган.

Фаҗига нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак, 72 кеше зыян күргән, шуларның 20се хастаханәгә озатылган. Хәзер төбәк хастаханәләрендә 12 кеше кала, алтысының хәле авыр дип бәяләнә. Экологлар атмосфера һавасының сыйфатын контрольдә тота. Сәнәгать иминлеге таләпләрен бозу факты буенча җинаять эше кузгатылган.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар