https://tnv.ru
01 Апрель 2026, 11:29
Түбән Камада кичә "Нефтехим" оешмасында шартлау яңгырады. Нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак була. 72 хезмәткәр зыян күрә. Аларның егермесе хәзер хастаханәләргә озатылган.
Сибур хәбәр итүенчә, һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәк. Шул ук вакытта барлык җаваплы оешмалар шәһәрдә һаваның һәм суның сыйфатын тикшереп тора. Кеше сәламәтлегенә зыян салырдай күрсәткечләр теркәлмәгән. Түбән Кама җитәкчелеге барлык кирәкле мәгълүматны оператив рәвештә җиткереп бара һәм ышанычсыз чыганакларга ышанмаска өнди. Тикшерүчләр фаҗиганың сәбәпләрен ачыклар өчен җинаять эше кузгатты. Килеп чыккан хәлне Алия Сабирова күзәтә.
Зыян күрүчеләр турында мәглүматны белешү өчен кайнар линия телефоны ачтылар. Шәһәр мэры кайбер йортларда тәрәзәләр ватылуы, рамнарында ярыклар барлыкка килүе турында белдерде. Белгечләр экранда күрсәтелгән номерлар буенча ярдәм күрсәтеп, алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырга әзер. Бүген шәһәрдә үткәрелергә тиешле барлык мәдәни, спорт һәм массакүләм чаралар булмаячак.

Бүлешергә
Комментарии 0