Онлайн трансляция

Свернуть

Сокуры бистәсен су басты: кешеләргә урамга чыгарга көймә кирәк

Сокуры бистәсен су басты: кешеләргә урамга чыгарга көймә кирәк

https://tnv.ru

01 Апрель 2026, 12:23

22

0

Сокуры бистәсен су басты: кешеләргә урамга чыгарга көймә кирәк
Бу көннәрдә Лаешның Сокуры бистәсендә яшәүчеләргә урамнан чыгарга көймә генә ярдәмгә килә. Анда язгы ташу өйләргә керә язган, юлларга, ишегалларына тулган.

Эш шунда ки, бистә бик түбән урында урнашкан. Өстәвенә, яңгыр суы коелары да юк. Карның артык күп булуы да хәлне катлауландыра. Район хакимиятендә белдерүләренчә биредә инде 3 көн буе эш бара: торбаларны чистарталар, өстәмә канаулар казыйлар, суны суыртып, Мишә елгасына агызалар. Халык эшкә-укырга ничек йөри? Кемнәр нинди зыян күргән? Инзилә Хөсәенова репортажында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар