Онлайн трансляция

Свернуть

«Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә өч кешенең һәлак булуы расланды

«Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә өч кешенең һәлак булуы расланды

https://tnv.ru

01 Апрель 2026, 14:17

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә ачык яну тәмамлануын хәбәр итте. Хәзер МЧС көчләре белән су сибеп суыту алып барыла, эзләү-коткару эшләре һәм конструкцияләрне сүтү дәвам итә.

Аның сүзләренчә, әлегә кадәр элемтәгә чыкмаган кешеләр бар, барлык көчләр аларны эзләүгә юнәлтелгән. Югалганнарның гаиләләре белән тәүлек буе белгечләр һәм психологлар эшли. Өч кешенең һәлак булуы расланган, алар арасында янгын сагы хезмәткәре дә бар.

Зыян күрүчеләр Түбән Кама, Казан һәм Мәскәүдәге медицина учреждениеләрендә, соңгы мәгълүмат буенча, аларның хәле тотрыклы. Предприятиедә якыннар өчен кайнар линия эшли, түләүләр каралган: һәлак булучылар гаиләләренә — 10 млн сум, хастаханәгә салынганнарга — 3 млн сум.

Җирләү һәм соңрак тернәкләндерү белән бәйле чыгымнарны предприятие үз өстенә ала, түләүләр эш урынына бәйсез рәвештә биреләчәк. Вакыйга сәбәпләре күзәтчелек органнары катнашында тикшерелә, зыян күргән участок изоляцияләнгән, калган җитештерүләр гадәти режимда эшли.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар