https://tnv.ru
07 Апрель 2026, 12:42
13
0

Хәләл стандартлары - бу атнада Казанда - Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре җыенында төп тема булды. Хәзер илдә 4 мең 200 татар авылы бар. Һәр бишесеннән бер делегат катнашты дигән сүз. Уңышлы эшмәкәрне Рөстәм Миңнеханов: авыл халкының ышанычлы таянычы дип атады.
Моннан бер ай элек татар эшмәкәрләре өчен әһәмиятле вакыйга булган иде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, илдә беренче булып - дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән яңа стандарт буенча Хәләл аккредитациясе алды. Бу исә бизнес өчен яңа мөмкинлек. Үз продукциясе яңа стандартларга туры килгән җитештерүче 22 ислам дәүләте белән эш итә ала.
Күз алдына китерегез, логистика җаен тапкан эшмәкәргә - нинди киң базар ачыла дигән сүз. Бу исә, халыкара сәүдә һәм бизнесның яңа дәрәҗәгә чыгуы. Ә көчле бизнес - аягында нык басып торган татар авылы. Җыенда кузгатылган бу һәм башка мәсьәләләр хакында Рүзәл Шәрипов.

Бүлешергә
Комментарии 0