Онлайн трансляция

Свернуть

30 бала дәрескә бара алмаган: Астраханкада ярты авылны су баскан

30 бала дәрескә бара алмаган: Астраханкада ярты авылны су баскан

https://tnv.ru

09 Апрель 2026, 16:05

71

0

30 бала дәрескә бара алмаган: Астраханкада ярты авылны су баскан
Лаеш районының Астраханка авылында яшәүче 30 бала укырга бара алмаган. Эш шунда ки, монда якынча ярты авылны су баскан. Язгы ташу аркасында кайбер йортлардан чыга алмыйлар.

Су канализация чокырларына тулып, андагы пычракны агыза. Баз белән идән аслары да - юеш. Ел саен диярлек язын шундый хәл кабатлана, ди халык, ә быел ул тагын да көчлерәк булган.

Район хакимиятендә проблеманың барлыгын белсәләр дә, ни өчен карлы кыштан соң чара күрмәгәннәр? Эш Казанга хат язудан ары китәрме? Гөлназ Сәйфетдинова шул сорауга җавап эзләде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар