Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан юлларында өч көндә 10 кеше һәлак булган

Татарстан юлларында өч көндә 10 кеше һәлак булган

https://tnv.ru

14 Апрель 2026, 12:05

345

0

Татарстан юлларында өч көндә 10 кеше һәлак булган
Татарстан юлларында 3 көн эчендә 10 кешенең гомере өзелгән. Шимбә төнлә Әлки районындагы фаҗигадә биш кеше һәлак була. Араларында бер гаиләдән 3 бертуган егет бар.

Трассада Лада машинасы зур тизлектә тракторга барып кергән. Бу быелгы иң зур авария санала. Яшел Үзәндә квадроцикл катнашында үлем белән тәмамланган быелгы беренче авария теркәлгән. Казанда ике җәяүлене бәрдерәләр. Алар урында ук җан биргән. Зәй белән Яр Чаллыдагы һәлакәтләрдә дә үлүчеләр бар.

Республика инде өченче ел рәттән юлларда һәлак булучылар саны буенча тискәре рекорд куя. Коточкыч аварияләр турында - Инзилә Хөсәенова репортажында.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар