https://tnv.ru
14 Апрель 2026, 16:15
18
0

2024 елның сентябреннән бирле татарстанлылар «Халык инспекторы» кушымтасында түләүле категорияләрдә 12 меңнән артык гариза җибәргән һәм 5,6 млн сум акча эшләгән.
Рекордчы — республикада яшәүче бер кулланучы: ул 226 гариза юллап, 275 мең сум алган. Икенче урында — 209 гариза һәм 260 800 сум.
Кушымтада 199 меңнән артык уникаль кулланучы теркәлгән. Иң яшь кулланучыга — 17 яшь, иң өлкәненә — 67 яшь, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгында.
2026 ел башыннан бирле барлык категорияләр буенча 41,6 меңләп гариза кергән. Иң еш мөрәҗәгатьләр тротуарда машина калдыру турында (22 800 тапкыр), тыю билгесе астында туктау (5 400 тапкыр) һәм инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарга парковка (1 700 тапкыр) очракларына туры килгән.
Кулланучыларга түләү — штраф суммасының 25 проценты. Кушымта аша кызыл утка чыгу, каршы як полосага керү,"стоп" билгесе яныннан чыгу, руль артында телефоннан сөйләшү, каеш такмау, җәяүлегә юл бирмәү һәм калдыклар ташлау кебек кагыйдә бозуларны теркәргә мөмкин.
Фото: freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0