Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан юлларындагы кара атна: гүргә керткән фаҗигаларның сәбәбе нидә? | Адымнар

Татарстан юлларындагы кара атна: гүргә керткән фаҗигаларның сәбәбе нидә? | Адымнар

https://tnv.ru

20 Апрель 2026, 11:49

8

0

Татарстан юлларындагы кара атна: гүргә керткән фаҗигаларның сәбәбе нидә? | Адымнар
Узган атна тарихка Татарстан юлларындагы "кара атна" булып керәчәк. Узган пәнҗешәмбедән монысына кадәр Республикада 14 кешенең гомере өзелде. Безнең күзәтүләр буенча мондый хәлнең булганы юк иде әле.

Пәнҗешәмбе көнне Республиканың юл иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе чираттан тыш утырышка җыелды һәм вәзгыятьне анализлады. 3 айда 543 җитди авария булган. Аларда 63 кешене югалтканбыз. Апрель фажигаләре саннарны тагын да начарайтты. Үлүчеләр саны 80гә җитте. Бу узган елның шул вакыт аралыгы белән чагыштырганда 25 кә артык.

Гомумән караганда, аварияләр кими, әмма булганнарында үлүчеләр күп. Каршы полосада бәрелешү, тизлек, җәяүлеләр, исереклек. Бер карасаң, сәбәпләр дә элеккечә, профилактика чаралары да даими уздырылып тора. Тик нигә хәлне тамырдан үзгәртеп булмый? Гөлназ Сәйфетдинова мәсәләгә шундый яссылыктан карады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар