Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

https://tnv.ru

22 Апрель 2026, 15:21

13

0

Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә
Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул 25нче апрельдән 11нче майда кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта корыган үлән һәм чүп-чар яндырыру катгый тыела.

Урманнарга якын булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерларында учак кабызырга ярамый. Ачык һавада ризык әзерләү җәмәгать туклануы урыннарында гына рөхсәт ителә. Шулай ук, урманнардан ерак булган җирләрдә. Ә участоклары алар янында ук урнашкан кешеләргә үз территорияләрендәге корыган үләнне җыеп алырга һәм ике арада полоса казырга кирәк. Кагыйдә бозучыларга штраф салына.

Вазыйфаи затларга-20, юридик затларга-800 мең сум. Таләпләрне үтәмәү сәбәпле янгын килеп чыкса - җинаять җаваплылыгы каралган.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласың.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар