Онлайн трансляция

Свернуть

Борынгы уен коралларына — яңа сулыш: “Кадим Әлмәт” проекты Тукай премиясенә дәгъва кыла

Борынгы уен коралларына — яңа сулыш: “Кадим Әлмәт” проекты Тукай премиясенә дәгъва кыла

https://tnv.ru

24 Апрель 2026, 15:06

14

0

Борынгы уен коралларына — яңа сулыш: “Кадим Әлмәт” проекты Тукай премиясенә дәгъва кыла
Бүген Мәдәният советы утырышында "Кадим Әлмәт" дигән проектны мисалга китерделәр. 2020нче елда "Татнефть" җәмгыяте төрки музыка уен коралларыннан торган күргәзмә оештыра.

Аннан соң һәвәскәрләрдән тупланган иҗат төркем барлыкка килә. Бу программа - зур бизнесның мәдәниткә ярдәм итә алуын күрсәтте, диде министр Ирада Әюпова. Татнефть җәмгыятенең булышлыгы белән төрки халыкларның борынгы уен коралларында уйнаучы балалар ансамбльләре оеша. Быел "Татнефть" җитәкчесе Наил Маганов җитәкчелегендәге әлеге иҗат төркеме Габдулла Тукай премиясенә дәгъва кыла. Алар берничә милли проект тәкъдим иткән.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар