https://tnv.ru
08 Май 2026, 09:46
135
0

Бүген Мәскәү вакыты белән 00:00дән 07:00гә кадәр Татарстан күгендә һава һөҗүменнән саклану көчләре пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр. Юк ителгән дроннар саны төгәлләнмәгән.
Искәртеп узыйк, төнлә 02:43тә Татарстанда «Пилотсыз очкыч куркынычы» режимы игълан ителгән иде. Соңрак, 04:00дә, Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Алабуга, Чаллы, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләренә БПЛА һөҗүме куркынычы турында хәбәр таралды.
06:07дә һөҗүм куркынычы гамәлдән чыгарылды, ә 07:35тә «Пилотсыз очкыч куркынычы» режимы тулысынча бетерелде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мобиль кушымта аша хәбәр итте.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0