https://tnv.ru
13 Май 2026, 09:40
6
0

9 майга каршы төндә Түке – Татар Ямалы юлында үлем белән тәмамланган юл‑транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе.
23 яшьлек Lada Kalina йөртүчесе куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган, юл кырыена чыгып киткән һәм машинасы белән кюветка әйләнеп төшкән. 2007 елгы пассажир кыз урында ук һәлак булган. Машина йөртүче хастаханәгә озатылган.
Юл һәлакәтенә эләккән ике кеше дә куркынычсызлык каешларын такмаган булган. Хәзерге вакытта фаҗигале хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана. ЮХИДИ тизлек режимын үтәү һәм куркынычсызлык каешларын куллану кирәклеген искәртә.
Фото: ГАИ РТ

Бүлешергә
Комментарии 0