https://tnv.ru
15 Июнь 2026, 08:34
15
0

Татарстан пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды. Дошман бәйрәм көнендә - тыныч кына ял иткән, иртәнге сәгатләрдә йоклаган кешеләргә зыян салды. Иртәдән Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмәдә яшәүчеләр һөҗүм турында кисәтүләр алган иде.
Пилотсыз очкыч Түбән Камадагы 12 катлы йортка эләгә. 4 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, йортта яшәүчеләрне башка урынга күчерәләр. Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка беренче минуттан ук мәгълүмат җиткерелеп тора. Аның кушуы буенча, Түбән Камага Премьер-министр Алексей Песошин барды. Шәһәр хакимияте халыкка ярдәм итә һәм объектларны тәртипкә китерә башлады. Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0