Онлайн трансляция

Свернуть

19 июньнән Яшел Үзән районында Норлат–Городище юлы вакытлыча ябыла

19 июньнән Яшел Үзән районында Норлат–Городище юлы вакытлыча ябыла

https://tnv.ru

17 Июнь 2026, 12:20

6

0

19 июньнән Яшел Үзән районында Норлат–Городище юлы вакытлыча ябыла
19 июньнән Татарстанның Яшел Үзән районында Норлат–Городище автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча туктатыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чикләү Булатка елгасы аша күпергә капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле кертелә һәм 2026 елның 20 ноябренә кадәр гамәлдә булачак.

Әйләнеп узу өчен Төрлемә–Норлат–Борындык юлын, шулай ук әйләнгеч юлны һәм Норлат авылының урам-юл челтәрен кулланырга тәкъдим итәләр.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар